Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наркотикны контактсыз юл белән тараткан

Яшел Үзән полицейскийлары оператив-эзләнү чаралары алып барган вакытта К.Маркс урамында 20 яшьлек егетне тоткарлаган. Егетнең мобиль телефонында наркотик сак­ланган тайникның адресы күрсәтелгән булган.

Полицейскийлар телефонда күрсәтелгән Украинская, Гоголь һәм Засорин урамнарындагы тайниклардан 18 төргәк синтетик наркотик табып алган.
Тайникка куючының Оренбург өлкәсеннән булуы ачык­ланган. Ул контракт буенча хәрби хезмәттән кайткач шушы законсыз шөгыльгә керешкән. Узган елның декабреннән ул даими рәвештә Казан һәм Яшел Үзәнгә килеп, наркотикларны контактсыз юл белән тараткан. Тайниклардан һәм бу кеше фатирга кереп торган Рогачев урамындагы фатирдан 10 грамм синтетик наркотик табылган. Аңа Россия Җинаять­ләр Кодексының 228.1нче маддәсенең 4нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча аның 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев