Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наркотик таратучыларга җәза каты

Соңгы вакытларда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле гамәл кылучылар көннән-көн остара. Бу кәсепкә тотынучылар заманнан калышмыйча гына интернет челтәрен кулланып, тотылмас өчен тайниклар ясап, кулланучыларны җәлеп итә. Әмма кыңгыр эш барыбер беленә, хокук сакчылары да «йоклап ятмый».

Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы интернет челтәре кулланып наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнгән 20 яшьлек Руслан Сизовны (исем-фамилиясе үзгәртелгән) гаепләп, җинаять эшен судка җибәрде.
Тикшерүләрдән күренгәнчә, Сизов һәм тагын бер билгесез кеше, 2016 елның декабрендә контактка кермичә генә кулланучыларга синтетик юл белән ясалган наркотик матдәләрне сату турында сөйләшү алып баралар. Алар, аерым алганда Руслан Сизов ничек хокук сакчылары игътибарына эләгә соң?
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, алдан сөйләшенгәнчә, билгесез зат Сизовка
7 грамм наркотик матдәне китереп бирә. Сизов үзенең җинаятьчел гамәлләрен башкару өчен алдан ук Рогачев урамындагы чәчтарашханәдә бер бүлмәне арендага ала. Ул Гоголь урамындагы йортлардагы подъездларда тайникларда шушы матдәне урнаштырырга тиеш була. Әмма Сизов үзенең җинаятьчел гамәлен ахырына кадәр эшләргә өлгермичә кала, аны Яшел Үзән полицейскийлары тоткарлый. Әлбәттә, ул тайникларга куелырга тиешле һәм аерым төргәкләргә салынган матдәләр табып алына. Сизов тоткарланганчы да, И.Заикин урамындагы тайниктан сату өчен 5,17 грамм наркотик матдә алып, аларны кулланучыларга җиткерү өчен Гоголь, Украинская, Паратская урамнарындагы йортлар подъездларындагы тайникларга куйган.
Сизов үз гаебен таныган. Ә менә суд әле генә яши башлаган һәм кыек юлга баскан егеткә нинди карар чыгарыр? Монда күрәзәче булырга кирәкми, аны бик җитди җәза көтә.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев