Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мультиварка – Норлатка, он Олы Ачасырга китте

Яңа елның беренче эш атнасында, инде күпләрнең күңелен кытыклап торган квитанцияләрне уйнаттык. Һәм бу атнада бүләкләребез хуҗаларына тапшырыла да башлады.

Иң җитезе Карашәмнән Фәридә Гыйззәтуллина булды. Газета чыккан көнне үк улы Рәзим редакциягә килеп 1000 сумга «Эссен» карточкасын алып китте. Котлыйбыз! Ә инде иң зур бүләгебез мультиварканы Норлат авылында гомер итүче Халидә апа Хәйруллина отты. Һәм без аны шәхсән үзенә, Норлатта булган җыеннан соң тапшырдык.
- Авыл халкы алдында шулай зурлап бүләкне бирүе үзе ни тора! Җитмәсә район башлыгы Александр Тыгин белән фотога да төштем. «Яшел Үзән»не озак еллар яратып алдырам һәм укыйм, килгәнен урамга чыгып көткән чакларым да күп. Берәр бүләк отмамынмы икән дип өметләнгән идем, Аллаһның рәхмәте яусын сезгә, - ди шатланып Халидә ханым.
Бүләк нәкъ менә Халидә апага эләгүенә үзебез дә бик сөендек әле. Сугыш чоры баласы, әтисе фронтка алынганда 6 айлык килеш әнисе карынында калган, гомере буе әти дип әйтергә тилмереп яшәгән, бик күпне күргән, олы йөрәкле кеше икән ул!
Күршеләр әнисенә: «Халисә, сугыш бетте бит», -дип кереп әйткәч, ул: «Сезгә бетсә, безгә башланды гына әле», - дип җавап биргән. Чынлап та, берүзенә биш баланы аякка бастыруы җиңел булмагандыр. Халидә апа да ире белән Казахстанга шахтага эшкә рәхәт тормыштан гына чыгып китмәгән инде, аннан кайткач та туган авылларында, совхозда иң авыр эшләрне башкара. Ул көннәрне авыр суламыйча гына искә алу мөмкин түгел. Шөкер, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген икенче улы гаиләсе белән яши. Әле күптән түгел генә 75 яшьлек юбилеен билгеләп узган Халидә апа, күз тимәсен, бик актив булып, һәр көннең кадерен белеп яши. Афәрин!
Ел саен 4-5 данә газета яздырып алучы, Олы Ачасырдан Хәбирҗан Җиһаншинның «Яшел Үзән» газетасыннан бүләк отканы булмаган әле. Квитанцияне дә ашыкмый гына, декабрь ахырында җибәрә ул. Әтисенең бүләген - бер капчык онны алырга дип редакциябезгә кызы Лилия килде.
- Әтием һәр подписка саен берничә төрле матбугат алдыра, район газетасыннан аерылганы юк. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр, он отуыбызга да бик сөендек. 20 гыйнварда әтиебезнең туган көне. Сез бүләк иткән оннан тәмле ризыклар пешерми булмас инде, - ди Лилия, рәхмәт әйтеп.
Рәхмәтегезгә рәхмәт инде, кадерле газета укучыларыбыз. Киләчәктә дә бездән аерылмый, бердәм булып яшәсәк иде.
Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев