Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Иле егете бит ул!

Узган елның декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәре һәм районының 50 сәләтле укучысы музыка театрының колонналы залында башлык Александр Тыгин белән очрашты. Мондый бәхет республика, бөтенроссия буенча фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, билгеле спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан балаларга елмайды. Башкаларга үрнәк булып торган укучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.

Сәләтле балалар арасында Мулла Иле мәктәбенең VI сыйныф укучысы Газиз Сәйфетдинов та бар. Мондый дәрәҗәле очрашуда аның беренче генә тапкыр катнашуы. Әлбәттә, дулкынланганын яшерми. Ни дисәң дә, көн дә акыллы яшьтәшләрең һәм район башлыгы белән очрашмыйсың бит! Җыр-бию, котлау сүзләре, болар барысы да урман гүзәле – чыршы янында уза.

Ә күңелле сюрприз әле алда булган икән. Александр Тыгинның: «Яңа ел каникулларында бер-ике көн әти-әниегездән башка гына ял итәсегез киләме?» – дигән соравын кунаклар башта аңлап та бетерми. Ә инде Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмдә катнашкан һәр балага Мәскәүгә юллама тараткач, малай-кызларның ничек шатланганын күрсәгез икән! Газиз дә бу бүләккә ихластан сөенә.
– Быелгы Яңа ел бәйрәме могҗизаларга бай булды. Беренче тапкыр  яңа танышларым белән илебез башкаласына сәяхәт кылдык. Миңа аеруча Кызыл мәйдан, бертуган Запашныйларның искиткеч тамашасы ошады. Махсус автобуста экскурсия йөртүче безгә Мәскәүнең истәлекле урыннары турында сөйләп барды. Гомерлеккә истә калырлык беренче зур сәяхәтем булды, – дип сөйли Газиз.
Әлбәттә, мондый зур бүләк нәкъ менә Газизгә юктан гына бирелмәгән. Ул I сыйныфтан ук гел «5» билгеләренә генә укый. Кечкенәдән төрле олимпиадаларда актив катнаша. Аеруча татар телен ярата, бу фәннән республика буенча да призер булган. Шигырь сөйләү, театр сәнгате, бию аның яраткан шөгыле. Белем алу беренче урында булса да, яраткан фәне физкультура булуын яшерми. Атнасына ике тапкыр көрәш секциясенә йөрүче егетнең спортны үз итүе гаҗәп түгел. Барына да өлгерә, авыл китапханәсенә йөри, фантастик китаплар укырга ярата, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Чын авыл егете инде менә!
– Бик тырыш укучы, өй эшен 100 процент эшләмичә килгәне юк. Газиз һәр җирдә лидер, ничә елдан бирле сыйныф командиры. Чөнки анда оештыру сәләте көчле. Бәйрәмнәрне дә теләп алып бара, кирәк икән бии, скетчларда да катнаша. Сыйныфтагы 9 укучым да дус-тату, бердәм, – дип фикерләре белән уртаклашты сыйныф җитәкчесе Элиза Гыйбадуллина.
Әлбәттә, һәр мөгаллим Газиз кебек бар яктан булган укучысы белән горурлана ала. Ә якташыбызның тагын да зуррак җиңүләре әле алда дип ышанасы килә. Чөнки синең кебек максатчан, булдыклы егетләр үз дигәненә ирешмичә калмый. Ә Мулла Иле данлыклы шәхесләрне бихисап тәрбияләгән авыл бит ул. Уңыш­лар сиңа, Газиз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: одаренные дети Зеленодольского района поездка в Москву