Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Иле булсын да... (2нче кисәк)

Кырлай, Өчиленең Тукае бар, Мостафаның - Җәлиле, Сыркыдының Такташы бар. Мулла Илен мәңгеләштерүче кеше аның матурлыгын, моңын, ямен шигырьләрдә җырлаучы Равил абый Сәйфетдинов. Ул авылның үз төсен, эшчән халкын якын күрә, дан җыр­лый.

Монда килеп Такташ, коммунистлар
Язмаган бит, дигән диненнән.
Илдар Юзеев та шигырендә
«Мин дә, дигән, Мулла Иленнән»,
Толстой да белгән Мулла Илен,
Кунак итеп сөйгән Гайнанны.
Хәтта Ганди белеп Һиндстанда
Горур йөрткән Сардар байрагын.
Ул көнне 70нче елларда «Искра» колхозын җитәкләгән Габбаз Заһидуллин үзенең җылы хатирәләре белән уртаклашты. Күп еллар партия оешмасы секретаре булып эшләгән Зөләйха Фәхретдинова, авыл Советы рәисе булып эшләгән Рәмзия Шәкүрова үз чыгышларын эшчән халкыбызга багышлады.
Татарстанның атказанган тренеры, спорт мастеры Динар Хәлилов уй-хыялларын авылдашларына җиткерде. Чаллы Педагогия университетының филология факультеты деканы, шагыйрә Фирдәүсә Кәримова-Сафина авылга багышланган шигырен бүләк итте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә китаплар авторы Роза Хәмидуллина халкыбызга китапларын, җылы сүзләрен тапшырды.
- Безнең авыл тырыш. Халкы дус, тату. Бүгенге бәйрәмнән дә күренә. Кайгы вакытында да, шатлык вакытында да бергә без, Аллаһка шөкер, - дип, горурлана үзенең авылдашлары белән Миләүшә Җамалетдинова.
Иң күп матди ярдәм күрсәткән Казан компрессорлар заводы генераль директоры, Мулла Иле авылы Советы депутаты Илнур Сәгъдиевка, авылдашыбыз Габдрахман Гыйззәтуллинага рәхмәтебез чиксез зур. Бәйрәм күңелле, матур хатирә булып калсын өчен тырышкан башкарма комитет җитәкчесе Хәмзә Идиятуллинга, мәдәният йорты директоры Гөлинә Абделхәевага авыл халкы баш ия.
Олы тарихлы Мулла Иле рухын, телен, динен мәңге саклар!
Гөлфинә Канакова.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев