Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөселман динендәге балалар Яңа елга каршы

Мөселман дине кануннары буенча яшәүче кайбер әти-әниләр балаларын Яңа ел чараларында катнаштырмау яклы. Алар үз гамәлләрен андый бәйрәм булмавын һәм чыршыга, Кыш бабайга табыну дөрес түгел дип аңлата. Чынлап та, балаларның чыршы тирәли җырлап, уйнап-көлеп йөрүе, бәйрәмгә, бүләкләргә шатлануы начар гамәл, гөнаһ дип саналамы?

Шушы сорауга ачыклык кертер өчен районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.


– Яңа елны дөньяви бәйрәмнәргә кертәбез. Һәм анда динне кимсетү, балаларны тәрбияләүдә зыянлы гамәлләр булмаса, ни өчен бармаска? Без дә Яңа ел бәйрәмнәрендә катнашып үстек, аның каравы динебезгә дә, иманыбызга да зыян килмәде. Шушы бәйрәмнәрдә татар җырлары, шигырьләре яңгыраса, берьяктан файдалы да бит әле. Без, дин әһелләре, җәмгыятьтән Ислам динен читләштереп, дошманлаштырмау яклы. Һәм бу безнең өчен бик вак мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам Дин мөселман

2
X