Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Могҗизалы коктейль эчегез

Теләсә кайсы хатын-кызның вакытны кире борып куясы килә. Менә бу коктейльне ясап даими эчсәгез, организм тыштан да, эчтән дә балкып, ялтырап торыр.

Ул бары тик натураль ризыклардан гына тора. Бу коктейльне эчкән ханымнар күз күреме ике берәмлеккә яхшыруын, тән тиресенең шомаруын, чәчләренең матурлануын билгели.
Картаюны акрынайта торган могҗизалы коктейль өчен: 1 стакан киндер мае, 4 лимон, 3 баш эре сарымсак, 1 кг бал кирәк.
Сарымсакны чистартып, кабыгы әрчелгән ике лимонны, икесенекен шул көе кабыгы белән иттарткычтан чыгарып бал һәм киндер мае белән кушарга. Ашар алдыннан көнгә өч тапкыр бер стакан чиста суга бер чәй кашыгы салып эчәргә. Катнашманы суыткычта сак­ларга. Катнашма беткәнче эчәргә, аннары ике атна тәнәфес ясарга.
Бер-ике тапкыр эчеп кенә могҗиза көтмәгез. Нәтиҗәсен бер-ике атнадан гына күрә башларсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев