Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өмәләр башланды, район, уян!

Шәһәр һәм район территориясендә 1 апрельдән 31 майга кадәр төзекләндерү, чистарыну буенча ике айлык игълан ителү турында хәбәр иткән идек инде. Беренче булып үзләренә беркетелгән территорияне чистартырга ЯҮМР башкарма комитеты хезмәткәрләре чыкты.

Башкалар да үзләренә билгеләнгән территорияне белергә тиеш инде югыйсә. «Онытып» җибәрүчеләр өчен картографик материалның интернеттагы сылтамасын бирәбез: https://cloud.mail.ru/public/G65R/RDsiekEi3.
Газета укучыларыбыз да шушы сайтка кереп территориянең кайсы оешмага беркетелүен белә ала. Андагы 4-62-33 телефоны аша сез күргән тәртипсезлекләр, төзексезлекләр турында да хәбәр итәргә була.
Беренче шимбә өмәсенә 15 мең кеше чыкты һәм
170 куб м. чүп түгелде, дип хәбәр итә «ЖКХ департаменты». Беренче чиратта үзәк урамнар җыештырылды, хәзер чиратта - читтәрәк урнашкан урамнар.
Департамент хезмәткәрләре шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә ЗПТП һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренең һәм укучыларның актив катнашуын билгели.
Җир эшләреннән соң территорияне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелергә тиеш. Кайбер энергоресурс белән тәэмин итүче оешмалар асфальт юлларны казып атып, соңыннан аны төзекләндереп куюны оныталар. Мәсәлән ЗПТС - 28, Таттелеком 12 урында җирне казу белән бәйле эшләр алып барган. Асфальт юлның асты өскә килгән, халык мондый «юлларны» ничек әйләнеп узарга белми аптырый. Җирне казу белән бәйле оешмаларга 2017 елның 1 июненә кадәр ремонт барган территорияләрне элеккеге хәленә кайтарырга тиеш. Югыйсә, АТИ чыбыркысы шартлавын көт тә тор.
Радик Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев