Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп укучылары өчен электр куркынычсызлыгы

Уку елы төгәлләнде, балаларның күптән көтелгән каникуллары башланды.

Бу чорда барлык балалар да өлкәннәр карамагында түгел, җәйге иркенлек балаларның тәртип дилбегәсен бушата төшә. Нәкъ менә шушы чорда балалар электр тогы тотып, травма алалар. Балаларга электр тогы тоту турында даими аңлатып һәм аларны кисәтеп торырга кирәк. 36 вольт һәм аннан да югарырак көчәнештәге электр тогы кеше тормышына һәм сәламәтлегенә зур зыян салырга сәләтле.
Өйдә һәм урамда безне 220 вольт һәм аннан да югары көчәнештә булган электр җиһазлары һәм чыбыклары әйләндереп алган. Көнкүреш электр челтәрендә була торган ток кеше үтерергә сәләтле нормадан күп тапкыр артык.
Асылынып торган яки өзелгән электр чыбыгына 8-10 метрдан якын килергә ярамый, ә мондый чыбыкларга тотыну үлемгә китерә.
Яныннан электр линиясе үтүче агач ботагын селкетеп уйнаучыга да үлем куркынычы яный. Чи агач электр тогын яхшы үткәрә.
Балаларыбызның гомере үзебезнең кулларда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев