Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов Казанда цифрлы сервислар һәм илтеп бирү хезмәте белән яңа аптека хабын ачты

Өйдән чыкмыйча гына препаратлар алу мөмкинлеге пандемия чорында аеруча актуальгә әйләнде.

Казанда "еАптека" иң эре челтәрләренең берсендә яңа аптека хабы эшли башлады. Республика халкына даруларны өйгә китерү мөмкинлеге булган электрон исемлек күрсәтеләчәк. Хабны ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ хөкүмәтенең элеккеге урынбасары Ольга Голодец катнашты.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның уңышы бизнес һәм дәүләтнең тыгыз хезмәттәшлеге белән гарантияләнгән. Бу иң алдынгы технологияләрне һәм карарларны фармацевтика һәм аптека бизнесы кебек консерватив өлкәгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Тантаналы чарадан соң җыелучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, республика проектны тормышка ашыруга, пандемия чорында даруларга ихтыяҗның югары булуын исәпкә алып, бик тиз кушылды.

Аптека хабының электрон каталогы кешеләргә, берничә даруханәгә барып йөрмичә, өйдән кирәкле препаратлар эзләргә мөмкинлек бирә. Бу коронавирус буенча зур куркыныч янаган өлкән яшьтәге татарстанлылар өчен аеруча файдалы булачак.

«Без шулай ук электрон рецептлар юнәлешендә эшлибез. Һәм бу рецепт буенча бирелә торган даруларны китерү мөмкинлеге булу белән, илтеп җиткерү мөмкинлеге белән тулы сыйфатлы ассортимент гарантияләнәчәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Якын арада республика территориясендә шундый 10 даруханә хабы барлыкка киләчәк, дип өстәде ул.

«Бүген бу бик мөһим. Сер түгел, кайбер номенклатура позицияләренә күп төбәкләрдә тоткарлыклар бар. Һәм базарда шундый җитди уенчы булу халыкның дару ихтыяҗында уңай чагылыш табачак», - дип йомгаклады ТР Президенты.

Аны РФ хөкүмәтенең элеккеге урынбасары Ольга Голодец тулыландырды. Ул билгеләп үткәнчә, аптеканың мондый форматы халыкка хезмәт күрсәтүне сыйфатның яңа дәрәҗәсенә чыгара. Спикер сүзләренчә, Татарстан цифрлаштыру һәм кеше капиталы өлкәләрендә регионның лидерлык позицияләре ярдәмендә яңа аптека хабын эшләтеп җибәрүнең пилот мәйданчыкларының берсенә әверелде.

"Бу халыкка аерым мөнәсәбәтле, кешеләргә зур игътибар күрсәтүче төбәк. Һәм республика территориясендә яшәүче һәр кеше турында кайгырту безне башлау процессын тизләтергә этәрде. Пандемия шартларында өйгә дарулар китерү мөмкинлеге булу бик мөһим ", - дип йомгаклады Ольга Голодец.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев