Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин бит татар малае!»

«Яхшы укучы тәртипле егет». 7нче урта мәктәпнең VI сыйныф укучысы Гафур Фатыйховка сыйныфташ кызлары кыскача гына шулай бәя бирде. Бу сөйкемле яшүсмер егетне мин шәһәрдә үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә еш күрәм. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә үткәрелә торган шигырь укучылар бәйгесендә дә ул матур тавышы белән әллә ничә мәртәбә катнашканы...

«Яхшы укучы тәртипле егет». 7нче урта мәктәпнең VI сыйныф укучысы Гафур Фатыйховка сыйныфташ кызлары кыскача гына шулай бәя бирде.
Бу сөйкемле яшүсмер егетне мин шәһәрдә үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә еш күрәм. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә үткәрелә торган шигырь укучылар бәйгесендә дә ул матур тавышы белән әллә ничә мәртәбә катнашканы булды. Гафур, шәһәр мәдрәсәсендә уздырыла торган Коръән укучылар бәйгесендә катнашып, күп мәртәбә җиңү яулады. Коръән сүрәләрен - көйләп, матур итеп укырга өйрәнәсе килә аның. Сәнгать мәктәбендә укуы бу теләк-омтылышына ирешергә ярдәм итәр. Мирныйдагы сәнгать мәктәбендә аккордеон классында шөгыльләнсә дә, мәктәптәге хорга да йөри, фортепианода да уйнарга өйрәнә.
-Буш вакыт калмый да кебек: кар яугач, әти белән ишегалдын чистартабыз, тавык-казларны, сарыкларны ашатабыз, - ди Гафур. - Этләр дә бар безнең, мәчеләр дә өчәү. Компьютерда уйныйсы да, дуслар белән урамда һава сулап йөрисе дә килә. Рус һәм татар әдәбиятларыннан программа буенча тиешле булган әсәрләрне дә укырга кирәк.
Сыйныфташлары әйтүенчә, укуда да сынатмый. Барлык фәннәрдән дә гел «4» һәм «5» билгеләренә генә укый. Төгәл фәннәрне дә, тарих, география кебек гуманитар фәннәрне дә бертигез дәрәҗәдә яхшы үзләштерергә тырыша. Ә татар теле һәм әдәбияты - иң яраткан фәннәреннән.
-Татар телен әйбәт беләм дип мактана алмыйм, - дип сөйли ул, - әмма туган телемдә иркен сөйләшергә өйрәнәсем килә. Мин бит татар малае, үз телемне белергә тиеш!
Укытучыбыз Резидә Кәримовна Зәйнуллина туган телне өйрәтүгә бөтен көчен бирә.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев