Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөгаллимнәрне замана сыный!

Педагог һөнәре - дөньядагы иң кирәкле, мөһим һөнәрләрнең берсе. Аларның тырышлыгыннан, хезмәтеннән киләчәкнең цивилизациясе дә бәйләнгән. Хәзерге вакытта мөгаллимнәр турында күп сөйлиләр, язалар, бәхәсләр куба... нинди генә чор булса да, мөгаллимнәр үзләренең шәкертләрен алга, яхшылыкка, гаделлеккә өндәргә тиеш.

Замана мөгаллимнәре кемнәр соң алар? Күпчелеге - бик талантлы, үз эше өчен җанын фида кылырга тырышучы, мәктәп белән "хроник авыручы" кешеләр. Мөгаллимнәр бәхетлеме соң? Үз баласы өчен вакытын "кыстартып", кеше баласын укытуга, өйрәтүгә күпме көч түгә, җитмәсә бетмәгән дәфтәр тикшерүләр, журналлар тутырулар, төрле түгәрәкләр оештырып, андагы балалар белән эшләү, атнасына ничәшәр тапкыр тикшерүләр узу, мәктәп бакчасында эшләү, мәктәптән тыш төрле чаралар оештыру дисеңме, әле хезмәт хакың нормаль кешенеке кебек булса иде?! Чын мөгаллим шәкертләренең уңышларына сөенә, алар киләчәк тормышта үзенә лаеклы урынны табарлар, дип хыялланып, башка бер ясалма дөньяда яши кебек.

Хәзерге чорның таләбе шактый кырыс: киләчәккә лаеклы иҗади эшләүчеләрне әзерләп чыгару. Фән-техниканың шактый алга китүе мәктәпләргә, уку-укыту барышына да йогынты ясады. Гади сыйныф тактасы, акбур азрак кулланыла, интерактив такталар, мультимедиа продукцияләре, санак (компьютер) аша төрле тестлар үтү, консультацияләр, имтиханнарга әзерлекнең электрон вариантлары киң колач белән укыту барышына кыю килеп керде. Мөгаллим фән белән шәкертләр арасында арадашчы хезмәтен дә үти башлады.

Техника ничек алга китмәсен, мөгаллим үзенең шәкертләрен хөрмәт итәргә, аның мөмкинлекләрен тулырак файдаланып укытырга тиеш. Тыныч шартларда гына шәкертләрнең үзләренә хас булган мөмкинлекләре ачыла, тәҗрибәле мөгаллим аларны "эшкә җигә".

Оста психолог булу да мөһим: "кечкенәләр" белән "зурлар" арасында уртак тел табарга, киеренкелекләрне "йомшарта белү" күпчелек очракта мөгаллимнәрдән тора.

Замана таләпләренә туры китереп, мөгаллим буларак тырышырга кирәк, артка юл юк! Иң мөһиме: мөгаллим үзен бәхетле итү серләренә өйрәнергә тиеш! Һәр көн, һәр дәрес мөгаллимнәрне сыный. Тормыш авырлыкларыннан сыгылып төшмәскә, алда яңадан-яңа үрләр яулап, үзенең шәкертләренә юл ярып барырга тиешләр хөрмәтле мөгаллимнәр! Аларның игелекле, авыр хезмәтләрендә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калам!

Озак еллар Обсерватория мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан мөгаллим Нияз Мингалиев.

Казан шәһәре.

2017 елның 2 октябре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев