Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медицина полисыгызны яңарттыгызмы әле?

Яшел үзәнлеләрнең күбесе мәҗбүри медицина полисларының иске үрнәге белән кулланадыр әле, мөгаен. Ә аның яңасы инде 2014 елның беренче көненнән бирле гамәлдә. Шуңа күрә, агымдагы ел ахырына кадәр алыштырып калырга тырышыгыз. Полисның яңа үрнәген ике вариантта алырга мөмкин: кәгазь һәм пластик.

Кәгазь полис

Мәҗбүри медицина иминият полисының яңа үрнәген шәхсән яки гаилә әгъзаларына һәм танышларга ышанычнамә ясатып алырга була. Үзегез белән, полис ясатылган кешенең паспортын (14 яшькәчә балаларга туу турында таныклык) СНИЛС алырга онытмагыз.

Пластик полис

Бу - махсус чиплы пластик карта. Мондый полис иясе турындагы барлык мәгълүмат картада электрон рәвештә саклана. Полисны алганда, иясенең булуы шарт, чөнки картага урнаштырылачак фотосурәтне гариза бирелгән офиста ясыйлар.

-Мәҗбүри медицина иминият полисы - расланган рәсми документ. Ул Россиянең бөтен почмагында гамәлдә һәм түләүсез ясала, - дип аңлатты "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясенең Яшел Үзәндәге филиалы директоры Ирина Тыгина.

Шунысын да әйтеп үтик, 18 яшькәчә балалар өчен полисны алыштыру турындагы гаризаны ата-аналар яза. Гаризаны тапшырганда үзегез белән кирәкле документларның оригиналы булырга тиеш. Яңа полис бер ай дәвамында әзер була. Ул сезгә тапшырылганчы, таләп ителгән медицина хезмәте кулыгызга вакытлыча бирелгән таныклык буенча күрсәтеләчәк.

Яңа үрнәктәге полисны "Ак Барс-Мед" иминият компаниесенең һәр офисында алырга мөмкин.

Яшел Үзәндә:

Королев урамы - 1а (дүшәмбе - җомга: 8:00-17:00, шимбә: 8:00-12:00)

Первомайская урамы - 14 (дүшәмбе - җомга: 8:00-17:00, төшке ял 12:30-13:30).

Яшел Үзән районында:

Осиново бистәсе, Комсомольская урамы - 2 (дүшәмбе-җомга 8:00-12:30)

Әйшә бистәсе, Молодежная урамы - 3 (дүшәмбе-җомга 8:00-15:00, төшке ял 12:30-13:30)

Зур Ключи авылы, Больничная урамы - 4 (дүшәмбе-җомга 8:00-15:00, төшке ял 12:30-13:30).

Медицина полисын алыштыру өчен, шулай ук контакт үзәге аркылы 8 800 500 03 03 номеры буенча яки акбарсмед.рф, sgabs.ru. сайтында языла аласыз.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев