Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мең яшә, профком!

Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер, миңа калса. Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н...


Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледер, миңа калса.
Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга бай булган кем дисезме? Әйе, әйе, студент, син бер дә ялгышмыйсын! Сүзем синең турында.
Күп кеше студент сүзе белән төннәр буе китап укуны, бер туктаусыз интернет челтәреннән мәгълүмат эзләүне бәйли. Тик миңа калса, чын студент укып калырга гына түгел, ә университет кысаларында үткәрелеп килүче чараларда, төрле бәйгеләрдә катнашырга һәм башка оештыру мәсьәләләре белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш һәм әлеге студент кына чын студент исеменә лаек та, минемчә.
Нәкъ менә шундыйлар Казан дәүләт энергетика университетының студентлар профкомына җыелган дисәм, бердә ялгышмамын. Тәкәббер, зирәк, җитез, һәрвакыт эзләнүчән, тиктормас, гомумән, үз эшенең остасы булган студентлар, Шәмсетдинов Руслан кул астында эшләп килә бүгенге көндә.
«Студентлар профкомы» массакүләм чаралар, республикабызда үткәрелә торган бәйгеләр призеры ул. Алар булган җирдә һәрвакыт якты, көләч, кояш сыман елмайган йөзләр, җылы һәм күңелле атмосфера... Ни дисәң дә, «энергия» университеты студентлары бит!
Тик монда студентлар эшләп кенә калмый, ә бергәләп, бар дусларын җыеп, күңел ачарга да өлгерә әле.
13 ноябрь көнне университетыбызның студентлар профкомы, мәркәзебезнең «Дүрт бүлмә» күңел ачу үзәгендә, үзенең 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дәртле җырлар җырлап, дәртле музыка астына биеп, бер-беренә туган көн теләкләре җиткереп, шампан шәрабы аттырып, төрле бәйгеләрдә катнашып, яңа дуслар табып, бар Казанга гөр килеп бәйрәм итте ул туган көнен, «студентлар профкомы». Юбилее белән котларга КАИ, КХТИ студентлары да килгән иде. Алар һәрберсе үзенең җылы теләкләрен җиткерде һәм киләчәктә дә профкомыбызга алдынгылар рәтендә булуын теләде.
Туган көннән миллионланган эмоцияләр белән, рәхәтләнеп күңел ачып, позитив рухта өйгә юл тоттык.
Чын студент тормышы белән таныштырдым, иң гүзәл мизгелләр студентлар профкомы белән бәйле икәнен төшендерергә тырыштым... Үзеңдә зур кызыксыну тутырдым икән, студент чагыңны онылмаслык итәсең килә икән һәм энергетика университетында белем аласың икән, монда кил, дустым! Һәркем өчен ишек ачык!
Зарина Бикмуллина,
КДЭУ студенты, Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев