Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Майя Кучерская - Яшел Үзәндә

Яшел Үзәнгә танылган язучы-прозаик, әдәбият белгече, тәнкыйтьче, Югары экономика мәктәбе профессоры, "Ведомости" газетасы хезмәткәре, Бунин, Букер студентлыгы премияләре лауреаты, укучылар тавыш бирү бәйгесендә "Зур китап" премиясе җиңүчесе - Майя Кучерская килә.

Ни турында гына язса да: кешеләргә, тормышка карата мәхәббәт, үлем турында, армия фольклоры булсын, бәхет һәм тупаслык, дин әһелләре яки әдәбият турында булсын - ул һәрвакыт басымны иң кирәкле, иң авырткан, сез үзегез күптән күңелегездә йөртеп тә әйтергә өлгермәгән нәрсәгә ясый. Аның китапларында көләрлек һәм уйланырлык әйберләр күп.

Очрашу 12 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә, Ленин урамы, 46 йортта - Горький исемендәге мәдәният сараендагы китапханәдә була. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев