Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Майский" ширкәте теплицада күк җиләк үстереп, аны сатуга чыгарырга ниятли

Бүгенге көндә үсентеләр ярты гектар мәйдандагы теплицаларга кайтартып утыртылган.

Татарстанның "Майский" теплица комбинаты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, дөньяда беренчеләрдән булып, теплица шартларында күк җиләк (голубика) үстерүгә керешә. Бу хакта ширкәтнең генераль директоры Илшат Ганиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

"Майский"ның күк җиләк үстерә башлавы турында кичә, "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы экспозицияләре белән танышып йөргәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да әйтелде.

"Европада гына түгел, дөньяда беренче мәртәбә теплицада күк җиләк үстерү технологияләрен өйрәнә башладык. Бүген ярты гектар мәйданда теплицага үсентеләр кайтартып утыртылды. Алар инде чәчәк атып килә. Быел апрель азагы - май башында беренче җиләкләре өлгерергә тиеш. Без аны Агросәнәгать паркында сата башлаячакбыз", - дип белдерде Илшат Ганиев.

Генераль директор әйтүенчә, Америкада, Европада бөтен рестораннарда кара бөрлегән (ежевика), кура җиләге, күк җиләк куела. "Русча әйткәндә, бүген бу бум. Идея шуннан туды. Голландиягә соңгы тапкыр баргач, бу әйберләрне үзем күрдем һәм үзебездә сынап карарга булдык", - дип белдерде Илшат Ганиев.

Оешма җитәкчесе ел саен тулай продукция күләме 7-8 процентка арттыра барылуын әйтте. "Советлар Союзы вакытында комбинат 50 гектардан елына 13-14 мең тонна яшелчә үстереп сата иде. Хәзер комбинат мәйданы 36 гектар гына, ә былтыр 35 мең тонна яшелчә үстереп, шәһәрләргә озаттык, ягъни күләмне 3 мәртәбә арттырдык. Быел да продукциянең күләмен 2-2,5 тоннага арттырачакбыз. Коллектив алдында шундый бурыч куелды", - дип белдерде Илшат Ганиев.

Гөлнара Гарифуллина.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев