Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Май аена халык сынамышлары

11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә. Күбәләкләр өйгә яки сарайга кереп качса, көн суыта.

12 майда көчле җил - көчле яңгыр алып килә.


13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне - мул уңыш билгесе.


14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр.


15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез.


16 майда шомырт чәчәк атса - салкынайта, шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә.


17 майда чыпчыклар төркемләп очса, көчле җил булыр.


18 майда каз суда коенса, көннәр җылыта.


19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр.


20 майда кичке салават күпере - аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә.


21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.


22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.


23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар.


24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.


25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.


26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.


27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.


28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.


29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.


30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.


31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев