Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матур тормышка биш адым

Яшел Үзәннең, РФ хөкүмәте карары нигезендә, катлаулы социаль-икътисади хәле белән беренче категорияле монопрофильле муниципаль берәмлекләргә керүе хакында ишетеп беләбез. Быелның гыйнварыннан машина төзелеше һәм фанер заводы тулы булмаган эш көне режимына күчте. Ә эшсезләр саны бер процентка кадәр артты.

Узган елның июленнән РФ хөкүмәте моношәһәрләрне модернизацияләүнең өстенлекле милли проектын билгеләде. Төп максатларның берсе - бу шәһәрләрне яшәү өчен уңайлы итү. Калаларны уңай якка үзгәртү «Төзекләндерүнең биш адымы» программасы буенча барачак. Әлеге программа турында тулырак район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин сөйләде. Һәм ул күбрәк истәлек­ле, кеше күп йөри торган урыннарга, яшьләр үзәкләренә, социаль биналарга кагылачак икән.
- «Авангард» паркын төзекләндерүнең икенче этабы ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм аның архитекторлары белән халык алдында тикшерелде. Төп идея - паркны, күлне һәм стадионны берләштерү. Архитекторлар гамак, эскәмия урнаштыру, ял итү зонасын булдыруны тәкъдим итте. Әмма мәсьәләне тикшерүдә катнашучыларны бу идеяләр генә канәгатьләндермәде. Шуңа да сезнең тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз, - дип сөйли җитәкче.
Дүшәмбе киңәшмәсендә Айрат Сәхибуллин яңа программаны тәкъдим итте.
  • Беренче адым
Шәһәр күлен һәм аңа терәлеп торган паркны төзекләндерү
Аны бербөтен мәйдан итеп, халыкның яратып йөри торган урынына әверелдерү.
Җәяүлеләр юлына асфальт түшәү, спорт һәм балалар мәйданчыгы ясау, урманны корыган агачлардан чистарту карала.
Шәһәрдә беренче тапкыр этләр белән йөрү өчен аерым урын булдырылырга тиеш. Чөнки күпләр яраткан хайваннары белән балалар мәйданчыгында йөрергә дә күп сорап тормый. Бу, әлбәттә, халыкта ризасызлык тудыра.
  • Икенче адым үзенә ике этапны ала
Беренче этап: инфраструктура булдыру һәм масштаб­лы чаралар уздыру. Нәкъ менә яңа спорт заллары төзү, булганнарын яңарту һәм урамда спорт мәйданчыклары ачу яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәргә тиеш.
Икенче этап Яшел Үзәннең 85 еллык юбилее канаты астында узачак. Монда традициягә кереп калырлык, ишегалдында яшьләр спартакиадасы үткәрү планлаштырыла. Урамда универсаль спорт мәйданчыгы булдыру Гоголь урамында 11нче мәктәп янында һәм Төзүчеләр Проспектында «Ледокол» спорт комплексы янында планлаштырыла.
  • өченче адым
Су башнясын реставрацияләү һәм территориясен төзекләндерү
Башня Яшел Үзән өчен мөһим урында урнашып, үзендә шәһәрдә узган күп чараларның истәлеген саклый. Башнядан караганда Идел ярылып ята, янәшәдә - матурлык, стадион һәм парк. Уйлаганнар барып чыкса, бирегә барлык теләгән кеше керә алачак, территориясенә брусчатка җәю, урындыклар урнаштыру да каралган.
  • дүртенче адым

«Авангард» стадионын яңа спорт мәйданчыклары ясап төзекләндерү

«Авангард» соңгы елларда халыкның яраткан урынына әверелде. 2016 елда башлаган эшләр дәвам ителәчәк. ГТО нормаларын тапшыру зонасы, йөгерү өчен мәйданчык, хоккей тартмачыгы ясау һәм башкалар планлаштырыла.

  • бишенче адым
«Ремешка» шәһәр пляжын төзекләндерү
Ташландык пляж икенче сулыш алырга тиеш. Су буена керү юлын, киенеп-чишенү кабинкалары, душ ясау карала. Туклану урынын, волейбол мәйданы булдыру исәптә. Шәһәр пляжы торгызылса, җәен халык яратып йөри торган тагын бер ял итү урыны булыр иде.
- Боларның барысына да акча каян алырга дигәндә, без күп чыганакларга, кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Моннан чыгып, бербөтен программа кабул ителә. «Авангард» стадионы Парк һәм скверлар елы уңаеннан республика программасы буенча торгызылса, спорт залларын яңарту иганәчеләр хисабына эшләнә. Бездә бит сыраханәләр күп, ә спорт мәйданчыклары аз, гәрчә монда сүз зур сумма турында бармаса да. Безнең өчен энтузиазм һәм идея мөһим, - дип ассызыклады район башлыгы Александр Тыгин.
Бу программаны аерым-аерым, йә булмаса бергә гамәлгә ашыру тормышыбызны сизелерлек дәрәҗәдә уңай якка үзгәртер иде. Бизнес һәм шәһәр үсеше өчен дә яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Иң мөһиме, биш адымны ясау өчен озак вакыт кирәкми, ике ел да җитә.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев