Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртүчеләрне камералардан яңа штрафлар көтә

Яңа елдан соң ОСАГОсыз йөргәннәргә автомат рәвештә штрафлар киләчәк

2016 ел башыннан ОСАГОсыз машина йөртүчеләргә поч­та аша штрафлар җибәрә башлаячаклар. Россия автоиминият (РСА) берләшмәсе ЮХИДИ белән Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдә эксперимент үткәрү турында килешкәннәр. Тәртип бозучыларны автомат камералар ярдәмендә тотачаклар, штраф 500-800 сум тирәсе булачак. Мондый кырыс контроль гражданнар арасында бөтенләй страховкасыз яки ялган полис ясатып йөрүчеләрнең артуы белән бәйле.
Якынча 2016 ел башыннан, ЮХИДИ хезмәтенә фотовидеофиксация комплекслары мәгълүматы нигезендә РСА базасында автомобильне тикшерү мөмкинлеге бирүче яңа система эшли башлаячак. Әгәр дә автомобиль хуҗасының ОСАГО полисы юклыгы ачыкланса, аңа «бәхет хаты» формасында штраф киләчәк (КоАП 12.37 маддә, 2 бүлек). Бу хатлар машина эләккән һәр камерадан килеп торачак. Әлегә кадәр бу тәртип бозу (иминият полисыннан башка йөрү) ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан туктатылган очракта гына ачыклана: алар автомобиль йөртүченең документларын тикшергәндә иминиятләштерү базасыннан мәгълүмат ала иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев