Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мартта утыртылганнары уңышны күбрәк бирә

Март аенда рассада ысулы белән ачык грунтка утыртыла торган культура орлыкларын чәчәләр. Ай башында һәм болытлы көннәрдә үсентеләргә иртән һәм кичен өстәмә яктырту таләп ителә.

Борыч, баклажан һәм томатны 6-7 мартта, ай Кысла йолдызлыгында булганда утыртырга кирәк. Коры орлык якынча 10 көннән тишелеп чыгачак. Бу вакытта чәчелгән үсемлекләр февраль аенда утыртылганнарга караганда ныграк та, уңышы да мулрак булачак.
Март ахырында, шпинат, салат, пекин кәбестәсе, укроп, редис, кишернең иртә сортларын җылытыла торган корылмаларда грунтка утыртырга мөмкин.
Мартта кәбестә орлыгын чәчүгә дә тиешле игътибар кирәк. Чөнки «иреккә» чыгарып утыртканда аңа 30 көннән дә ким булмаска тиеш. Шуңа күрә, урта полосада кәбестәне түтәлгә май башында утырту өчен, орлыгын март ахырларында җиргә төртергә кирәк.
Ак кәбестәнең барлык сортларын берьюлы утыртсагыз да ярый. Бары тик иртә өлгерә торганы 70-90 көндә үсеп җитсә, көзге сортлары «пешеп» җитсен өчен 120-130 көн кирәк булачак. Ак кәбестә белән, шулай ук, кызылын, савойски һәм брюссель сортларын да чәчә аласыз. Кольраби кәбестәсен мартның беренче ун көнендә утырту мәслихәт.
Кәбестә орлыклары утыртылган савытны 20 градуста тотарга кирәк. Алар тишелеп чыкканнан соң, температураны 9 градуска кадәр төшерәләр. Бу алым кечкенә үсентеләргә куе һәм көчле тамыр булдырырга ярдәм итә. Кәбестәләрне ачык грунтка чыгарып утыртканда, аларның өч-дүрт яфрагы булырга тиеш. Җылы ярата торган брокколи, брюссель һәм чәчәк кәбестәләрен тагын да соңрак, 45 көнлек булгач кына урамга утыртырга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев