Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мартта магнит давыллары

Без еш кына якыннарыбызның хәле кинәт начарланып китүенә шаһит булабыз яки бер сәбәпсез үзебезнең сәламәтлегебезгә зарланабыз. Моңа көчле кояш активлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән магнит давыллары сәбәп булыр­га мөмкин. Кызганычка, март аенда да алар безнең Җирне читләтеп үтмәячәк.

Экспертлар мәгъ­лүматларына караганда, ай урталарына кадәр планетабызның магнит кыры чагыштырмача тыныч булачак, ә инде мартның «мистик» 13нче көненнән сәламәтлегегез турында кайгыртырга туры киләчәк.
13 март - магнит давыллары уртача көчле булачак. Кан басымы уйнавы, сүлпәнлек, тиз аручанлык күзәтелергә мөмкин.
16 март - уртача көчле, югары кан басымыннан тыш, агрессия һәм кызып китүчәнлек булырга мөмкин.
19 март - давыл көчлерәк, йөрәк өянәге саны, артерия кризы, кан тамыр­лары кысылуы арта.
21 март - давылның көче кимеми, метео бәйләнешле кешеләрне югары кан басымы, йөрәк тибеше ешлыгы, кан тамыры авырулары борчыячак. Агрессия белән бергә аручанлык, баш әйләнү, баш авыртуы, колак шаулавы барлыкка килергә мөмкин.
22 март - давыл кешенең психик халәтенә йогынты ясаячак. Борчылу, агрессия, курку, йөрәк өянәкләре, гипертоник криз - хроник авырулы затларга гына түгел, сәламәт кешеләргә дә уңайсызлык тудырачак. Бигрәк тә психикасында тайпылышлар, неврологик авырулары булганнарга игътибарлы булыр­га кирәк.
28-29 март - магнит давыллары күңел халәтенә йогынты ясый, төшенкелеккә бирелү, хәлсезлек сизәрсез. Бу көннәрдә якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, күңелсезлекләргә бирелергә юл куймагыз.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев