Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әллә каян күренеп тора: "Яшел Үзән"нән, диләр!

"Ниһаять, килде ул көн! Яшел Үзәндә дә татар газетасының беренче саны дөнья күрде. Кичә Әлифел Таразова, Александр Филиппов, өчәүләп сәгать алтыга кадәр газета полосалары укыдык.

Гимназиягә барып, Луиза Ибраһимовнага кул куйдырдым да, типографиягә илттем. Анда соңгы тапкыр карап чыккач, сәгать җидедә Гөлшат апа, Наҗия апалар белән бергә сөенешеп кайтып киттек. Иртәгә шәһәр-район Советы сессиясе була ди, газета шуның хөрмәтенә чыкты. Бүген кич Норлатта депутат Разил Вәлиев халыкны кабул итә. Әслах Нурлыгаянович, Әлифел Җәләловна шунда барабыз, Аллаһ боерса!"

1995 елгы көндәлегемә мин шулай дип язып куйганмын. Мөстәкыйль газета - бик күпләрнең хыялы иде. 1989 елның ноябреннән, Татар иҗтимагый үзәге оешкан көннән, утырышларда да шул хакта сөйләшә идек. Ул чакта шәһәрдә беренче татар гимназиясе, беренче балалар бакчасы ачтыру өчен, гомумән, татар мохитен булдыру өчен үзеннән күп көч куйган мөгаллим Александр Хөсәенов "Перестройкадан файдаланып калырга кирәк!" дигән акыллы сүзен әйткән иде. (Шунысын да ассызыклап китәм, соңрак ул 1995 елда, тәрҗемә газетаның тел өчен файдага караганда зыяны күбрәк булуы турында хакимият трибунасыннан ялкынлы чыгыш ясап, Сергей Когогинны мөстәкыйль басма кирәклегенә күндерде). Яшел Үзән халкы яңарыштан файдаланып кала алды, шуңа сөенәм. Аны оештыруда башлап җибәрүдә нинди кыенлыкларга очраганыбызны,кемнәр оештырганны язып тормыйм, бу хакта күп яздык, бер сүз белән генә әйтәм: бәхетебезгә юлыбызда күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, милли җанлы Разил Вәлиев очрады. Абруйлы якташлар, "туган халкым" дип җан атып яшәгән милләтпәрвәрләр бердәмлеге белән халык таләбе буенча туган басма ул - "Яшел Үзән"!

Тулырак - газетабызның 70нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев