Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лаеклы ялда булганга җитәкчем үз теләгем белән эшемнән китүемне таләп итә

- Закончалык буенча, пенсия яшенә җитү, хезмәткәрне эшеннән азат итү өчен нигез була алмый.

РФ Хезмәт кодексы буенча, хезмәт итү хокукы һәркемдә дә бертигез. Җенескә, расага, тән төсенә, милләтенә, теленә, чыгышына, байлыгына, гаилә хәленә, социаль һәм башкарган вазифа хәленә карап, яше, яшәгән урыны, дингә карашы, фикеренә, иҗтимагый оешмаларда яки нинди дә булса социаль төркемдә торуына карап һәм шулай ук хезмәткәрнең эшчәнлек сыйфатларына кагылышы булмаган башка шартларга бәйле рәвештә беркемнең дә хезмәт һәм ирек хокукын чикләргә яисә нинди дә булса өстенлек бирергә хокукы юк.
Эштән үз теләгең белән китү - хезмәткәрнең ихтыярын үтәүне күз алдында тота. Әгәр дә дәгъвачы судта, җитәкчесенең аны үз теләге белән эштән китүе турында гариза язарга мәҗбүр итүен хәбәр итсә, суд бу хәлне тикшерергә тиеш, ә исбат итү - хезмәткәрнең үзенә йөкләнә.
Шулай да эштән азат итүгә ирешкәннәр икән, судка мөрәҗәгать итү хокукыннан файдаланыгыз. Аның ярдәмендә, хезмәт килешүенең туктатылуына карамастан, кабат эш урыныгызга торгызуларын даулый аласыз. Моны, эштән китүегез турындагы приказны яки хезмәт кенәгәгезне кулыгызга алгач, бер ай дәвамында башкарырга кирәк. Судка мөрәҗәгать итү срогын нигезле сәбәп аркасында уздырган очракта, ул суд тарафыннан торгызыла. Хезмәт мөнәсәбәтләреннән чыккан аңлашылмаучылыкларга ачыклык кертү өчен дәгъва белдергән эшчеләр суд чыгымнары һәм пошлиналардан азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев