Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш бабайсыз бәйрәм?

Ышанасызмы, юкмы, Яңа елның төп кунагын бәйрәмгә кертмәскә мөмкиннәр. Ноябрь ахырында журналистлар Россиянең өч шәһәреннән хакимият балалар бакчаларына Яңа ел бәйрәменә Кыш бабайны чакырырга рөхсәт итми дигән хәбәр таратты. Бу адымны алар төрлечә аңлата: кайдадыр психологлар киңәш итә, кайдадыр шушы юл белән коррупциягә каршы көрәшергә исәпләре.

Беренчеләрдән булып, декабрьдә балалар бакчаларында Кыш бабайсыз бәйрәм уздырачаклар дигән сүз Самара шәһәреннән килде. Киров шәһәрендә дә, бәйрәмнең төп персонажы кирәкми дип, карар кылганнар. «Свойкировский» сайты хакимиятнең бу адымын артистлар һәм фотографлар муниципаль мәйданчыкны куллана, ә аның өчен бер тиен дә түләми, дип аңлата. Шулай итеп үз территорияләренә читтән кеше чакыручылар  уставларына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр була. Ә әти-әниләр комитеты, мондый чаралар кирәкме икән диеп, баш вата. Экспертлар исә, кечкенә төркемнәргә Кар кызын гына чакырсаң да җитә дип әйтә, тик психологлар бу фикерне хупламый.
Шул вакытта Кыш бабайны тыю турындагы хәбәр зур шау-шу чыгарды. Гаиләгә, анага һәм балага ярдәм күрсәтү иҗтимагый палатасы комиссиясе башлыгы Диана Гурцкая төбәкләрдәге бу гамәлне мәгънәсезлек һәм ахмаклык дип атады.
Бу мәсьәләдә Яшел Үзәндә хәлләр ничек тора соң? Әлбәттә, балалар бакчасында кечерәк төркемнәрдә елның сихри бәйрәме Кыш бабайдан башка гына уза. Чөнки 2-3 яшьлек сабыйлар зур таяк тоткан, ак сакаллы бабайдан куркып, бәйрәмнең ямен җибәреп, психологик яктан стресс та кичерергә мөмкин. Үсә-үсә инде балалар Яңа елны төп кунактан башка күз алдына да китерми. Гәрчә 5 яшьлек кызым балалар бакчасында чын Кыш бабай түгел, дип аңлата. Мин дә каршы килмим. Чыны бит аның урманда яши, чыршы төбенә бүләкләрне дә ул куеп китә.

Тулырак газетаның җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X