Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кырдагы чишмәләребез бездән ярдәм көтә

2016 ел - Татарстаныбызда сулыкларны саклау, чистарту, төзекләндерү елы итеп игълан ителгән иде. Шуңа да республикабызның бик күп урыннарында чишмәләр чистартылды, юллары-сукмаклары төзекләндерелде, яңадан-яңа су чыганаклары, коелар казылды.

Элек-электән су чыгару, чишмә яңарту - изге, саваплы эш итеп саналган. Чишмә яңартып, карап торучылар шул чишмәләргә исемнәрен-атамаларын да калдырганнар. Сәгъди кизләве, җырларда җырланган Фазыл чишмәсе һәм башкалар. Бу игелекле эш буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән. Кырларыбыздагы чишмәләрне аерым хуҗалык вакытларында - җирле хуҗалары, колхоз чорында өлкәннәр, көтүче абыйлар карап, яңартып, улаклар куеп, юлларын чистартып торалар иде, чөнки көтү өчен су кирәк. Җәйләүләрдәге көтүләргә буалар буып, бала-чага коенырлык сулыклар ясадылар.
Соңгы елларда, колхозлар таркалгач, көтүләр кимегәч, буа бууның да кирәге калмады, сулыкларыбыз азайды. Мелиорация белән шөгыльләнә башлагач, Килеш, Таллы күл буйлары сукаланып, аларның да сулары азайды, түмгәкле басу гына калды, гомумән, кырларыбыз суга ярлы. Явымлы елларда әллә ничә чишмәсе тибеп торган Корканаш чокыры буйларында да чишмәләр кибеп бара. Табигатебез елдан-ел ярлылана. Шаулап түгел, челтерәп кенә агучы чишмәләребезнең дә юллары ябыла. Тирә-юне кыяк-камыш белән томаланган Чуаш күлебезнең шул кадәр кибүен күреп гаҗәпләндем. Чуаш чигенә кадәр кипкән, безнең балачакта бер яктан икенче якка үтеп булмый иде - тирән су, куе камышлы иде ул.
Соңгы елларда авыл эчендәге чишмә-кизләүләрне карап, тәртиптә тоталар, Аллаһка шөкер. Киләчәктә өлкән бабайлар, абыйлар белән оешкан төстә, балаларны да катнаштырып, кыр-чокыр тирәләрендәге чишмәләребезне барлап, яңартып, чистарту эшенә алынасы иде. Бабаларыбыздан безгә калдырылган мирасыбызны без дә оныкларга саклап тапшыра алсак иде. Ул җирләр, кыр-чокыр, чишмә-күлләр безнеке бит, барыбызныкы да.
Шул хакта уйланыйк әле. Тәвәкәлләп тотынсак, була бит! Быел Татарстан Экология елына аяк басты...
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X