Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КВН: 14 лицей укучылары Яшел Үзәннең иң яхшы шаяннары булып танылды

Билгеле булганча, тормышыбыз шаярту һәм елмаюдан башка күңелсез һәм мәгънәсез булыр иде. Җомга киче, 10 март Яшел Үзән халкы өчен күңелгә ятышлы очрашу белән истә калыр мөгаен. Һәркемне чып-чын КВН көтте, чөнки командалар тырышып, үз өстендәге җаваплылыкны тоеп әзерләнгән.

Уен күңелле, кызыклы һәм, әлбәттә инде, чын профессоналларча узды. Ярым финалда үзара
5 мәктәп, 5 югары һәм урта уку йортлары студентлары көч сынашты. Монда мәктәп командалары күрсәткән мәзәкләрнең үткенлеген, тапкырлыгын, кызыклы миниатюраларның, актерлык осталыгын билгеләп үтәсе килә. Ничектер яшьләрнең безне, жюри әгъзаларын, гүзәл затларны мыскыллау яхшы гамәл һәм билдән түбән мәзәкләр бүген модада икәнлеген ышандыруы гына барып чыкмады. Бердәнбер искәрмә буларак КФУның «Корке Бучек» командасын аерып үтәсе килә. Инсаф һәм Тимур икәүләп үз командаларын тартып чыгара алды. Тавыш бирү юлы белән лаеклы беренче урынны да алды алар.
Командалар ике бәйгедә ярышты: Биатлон һәм «Яшел Үзән бүген» дигән өй эше. 14 лицейның «Исключение из правил» командасы аеруча шатландырды, бу көнне иң көчле алкышларга да алар лаеклы иде. Көнүзәк мөһим темаларны күтәрүләре - бу ТФБның җимерелүе, ике генә адымда булсалар да интернет челтәре аша аралашучы яшьләр һәм башкалар. Ә инде «Менә һәрвакыттагыча, башкалардан күбрәк США кычкыра, ә Россия җавап бирә» дигән гыйбәрә залны шартлатты дисәң дә була. 15нче мәктәпнең «На стиле» дип исемләнгән командасы да әйбәт чыгыш ясады. Алар шәһәребез өчен авырткан тема - адым саен спиртлы эчемлекләр сатылучы биналарга тукталды.
Сүзнең тапкырлыгы, карашның үткенлеге, тавышның югары булуы, образга бирелү, алкышларның тынмавы, җанатарларның активлыгы - бу без бәяләгән берничә критерий гына. Нәтиҗәдә финалга 14 лицей, 10нчы гимназиянең «ГТО», 15нче мәктәпнең «На стиле», 17нче мәктәпнең «16+», командалары чыкты. КФУның «Корке Бучек», Тимирясов исемендәге Казан идарә университетының «843» һәм «Сборная съемной квартиры» югары уку йорты командалары да җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.
Тагын бер кат командаларны искиткеч матур кич һәм шәп кәеф бүләк иткәннәре өчен котлыйсым килә. Финалга чыкканнарга уңышлар һәм сыйфатлы юмор телим.
Илсөя Завилейская
Люция Заһидуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев