Кайбер йортлардагы коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп баручы фатир хуҗаларының гыйнвар аенда килгән квитанциядәге сумманы күргәч, күзләре маңгайларына менгәндер. Чөнки анда тиешлегә караганда ике тапкырга артык саннар күрсәтелгән. Һәм бу хәлне, кулланучыларның акчалары «Татфондбанк»та «эленеп» калу белән бәйләүче имеш-мимешләр йөри.
Бурыч барлыкка килү сәбәпле, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан ТКХ хезмәтләреннән мәхрүм итү куркынычы янау очраклары да бар икән. Мондый аңлашылмаучанлык, чынлап та, алда күрсәтелгән банкның кредиторлары таләпләренә мораторий кертү сәбәпле, квитанцияләре буенча намуслы түләүчеләрнең акчалары оешмаларга барып җитмәгәнгә күрә килеп чыккан.
- «Кайнар линия»гә мөрәҗәгать итүчеләр булды. Ресурсларга санкция мәсьәләләре туганда без шунда ук игътибар үзәгенә алабыз. Чикләүләргә һәм ресурслар белән тәэмин итүне туктатуга юл куймаячакбыз, - ди ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов.
«Татфондбанк» белән бәйле булмаган кулланучыларның квитанцияләрендә дә торак-коммуналь хуҗалыкның кайбер хезмәтләре өчен бәяләр артуы күзәтеләчәк. Ник дигәндә, декабрь ае суык булды. Моннан тыш, 2017 елның 1 гыйнварыннан күпфатирлы йортлардагы капиталь ремонтка минималь взнос күләме дә аена торакның һәр квадрат метрына 5 сум 85 тиенгә кадәр артачак. Приватизацияләнмәгән фатир һәм бүлмәләр өчен наемщикларга шулай ук түләүләрне яңа методика буенча исәпли башлаячаклар. Бу үзгәрешләр гыйнвар ае өчен февральдә китереләчәк квитанцияләрдә чагылачак.
- Әгәр дә сораулар бар икән, үзегезнең идарә компаниясенә яки ТСЖга, ә түләүләре узмаган гражданнарга турыдан-туры банкка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез, - дип аңлатты Яшел Үзән ТКХ департаменты җитәкчесе урынбасары Илья Благовещенский.
ТР төзелеш министрлыгы, гыйнвар квитанцияләрендә ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне арттырып күрсәтү очракларын үз контроле астына алачагы турында һәм татарстанлыларның әйтеп узган проблемалар буенча 8(843)2-311-410 «кайнар линия»сенә шалтырату мөмкинлеге барлыгын ассызыклады.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Нет комментариев