Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Кулланучылар хокукын яклау турында” РФ законына – 25 ел

Закон товар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучылар белән эшмәкәрләр арасында сыйфатка, иминлеккә бәйле килеп туган мөнәсәбәтләрне көйләү, кулланучылар хокукларын билгеләү, кулланучыларны агарту, аларның мәнфәгатьләрен яклау, хокукларны гамәлгә ашырганда механизмны билгеләү өчен чыгарылган.

1992 елның 7 февралендә Россия Федерациясе Югары Советының "Кулланучылар хокукын яклау турында" РФ Законы кабул ителү белән кулланучылар үз хокукларын даулаганда хокукый мөмкинлек алды. Закон үзенә Халыкара һәм чит илләрнең тәҗрибәсен кулланып төзелгән.

Безнең район һәм шәһәрдә 1993 елның ноябрендә кулланучылар хокукын яклау буенча Яшел Үзән инспекциясе төзелә. Ә 1996 елда кулланучылар хокукын яклау Яшел Үзән район һәм шәһәр комитеты итеп үзгәртелә. Аннан соң кулланучылар хокукын яклау функцияләре ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгына күчерелә. Хәзер кулланучылар хокукын яклау функцияләрен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе - эчке базар үсеше һәм эчке базарны көйләү бүлеге башкара.

Шуны да әйтергә кирәк, узган 25 елда кулланучылар хокукын яклау өлешендә законнарга үзгәрешләр күп кертелә. Нәтиҗәдә аларның саны 21гә җитә. Шуларның соңгысы: техник яктан катлаулы товарлар исемлеге киңәеп, алар размеры, формасы, фасоны, төсе һәм комплектациясе буенча шуңа охшаш товарга алмаштыру яисә кайтару мөмкин булмаган товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертелгән.

-Ясалган анализлар күрсәтүенчә, беренче елларда кулланучылар нигездә товар сыйфатына дәгъва белдереп мөрәҗәгать итсә, бүген товарларга, көнкүреш хезмәтләренә, түләүле медицина хезмәтләренә карата сорау бирәләр, - дип сөйли бу уңайдан ТР Алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова.-2016 елда 955 мөрәҗәгать каралды, шул исәптән 233е язма формада булды. 11е электрон формада ТР Хөкүмәте рәсми сайты аша килде. Бүген кулланучы кәрәзле телефонны элемтә чарасы итеп кенә түгел, мәгълүмат, күңел ачу һәм сатып алу чыганагы итеп тә куллана. Болардан тыш, мондый җайланмаларның төрлелеге кулланучыны берьюлы берничә девайс кулланырга мотивацияли. Каралган мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, һәр өченче дәгъва сенсор телефоннарга, смартфоннарга, планшетларга кагыла. Безнең бүлек белгечләре дәгъва, иск гаризалары проектларын төзергә булыша. 2016 елда 195 кулланучыга шундый типтагы ярдәм күрсәтелде. Кулланучылар өчен профилактик чаралар уздыру нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьләрнең кимү тенденциясе күзәтелә. Кулланучыларның якланганлыгы аларның аерым товарларга һәм хезмәтләргә ышанычында чагылыш таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X