Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кулдан акча түләү үткәндә калачак

Моннан ун ел элек, тормышыбызга кулдан акча бирми генә исәп-хисап ясау әле керә генә башлаганда, сатып алучының «Ничек түлисез?» дигән соравы сәеррәк яңгырый иде, ә хәзер гадәти күренешкә әверелде һәм без бик еш «Карточка белән!» дигән җавап ишетәбез.

Күбебез хезмәт хакын да карточка белән алабыз, товар һәм хезмәтләр өчен дә карточка белән түлибез. Кулдан акча бирми генә хисапны өзү - уңайлы, куркыныч та түгел һәм хәтта файдалы да. Шикләнәсезме? Әйдәгез соң, бергәләп карыйк!
Банк картасы - уңайлы
Уңайлыгы күз алдында: кибеткә кергәнче банкоматларны эзлисе, товар өчен түләгәндә акча җитә микән дип кайгырасы юк, сатучыга карточкаңны гына сузасы. Ә бит күп вакыт тере акча белән түләгәндә сатучыга аның ялган булмаганлыгын ачыкларга туры килә, кайвакыт кайтарып бирергә акчасы да булмый.
Банк картасы - куркынычсыз
Кесәдә акча йөртү - үзеңне куркыныч астына кую дигән сүз. Ә каракларны карта артык кызыксындырмый да. Картаны югалту ул әле акчасыз калу дигән сүз түгел. Картаны блокировкаларга, яңасын алырга була. Шул ук вакытта гамьсез йөрергә - ПИН-кодны теләсә кемгә әйтергә, шикле интернет-кибетләрдә карта белән түләргә ярамый.
Һәм табышлы да!
Хәзер исә матди плюсләрне санарга күчик. Кибеттә товар өчен кулдан түләгән кебек түлисез. Әгәр якында гына сезнең банк банкоматы булса, бу шулай. Әгәр башка банк банкоматы булса, акча салдырган өчен процентлар түлисегезне белә торгансыздыр. Чит илдә түләгәндә тагын да уңайлырак, анда кулдан акча алмаштыруга караганда валюта конвертациясе табышлырак санала. Кредит карталары тотучыларның хәле тагын да кызыктыргыч. Андыйларга товар һәм хезмәтләр өчен түләгәндә ташламалы чор беткәнче заем акчаларын түләүсез тоту хокукы бирелә. Илебезнең иң зур банкларының берсендә ташламалы чор 50 көнгә кадәр дәвам итүен исәпкә алсак, бик тә табышлы. Бу банкның партнер компанияләре банк картасы тотучыларга ташламалар да бирә. Товар өчен түләгәндә 5тән 20 процентка кадәр ташлама бирүчеләр бар.
Товар сатып алганда, башка төрле хезмәтләргә түләгәндә, чыннан да, карточкадан файдаланырга кирәк, дигән фикергә килгән булсагыз, алга!
Яшел Үзәндә исә товар һәм хезмәтләр өчен Татарстан Республикасында яшәүче картасы белән түләү популяр һәм отышлы.
Надия Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев