Күп балалы гаиләләргә ярдәмгә ярты миллиард сум акча бүлеп биреләчәк
Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр хөкүмәттән ярдәм алачак. Россия Хөкүмәте утырышында әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу булды һәм бу максаттан ярты миллиард акча бүленәчәк, дип җиткерә ТАСС Дмитрий Медведев сүзләренә сылтама белән.
Россия Хөкүмәте башлыгы әлеге чараның 50 төбәктә баруын һәм анда ярдәмгә инде 16 млрд сум акча җибәрелүен җиткергән. Шулай да 25 төбәктә күп балалы гаиләләргә ярдәмкүрсәтү өчен өстәмә акча кирәклеген аңлаткан ул. Моннан тыш, Дмитрий Медведев әлеге чара балалар тууы артуга китерәчәк дип саный. "Хөкүмәт карары проекты төбәкләрдә әлеге бурычны башкару өчен ярты миллиард сум өстәмә акча бүлүне күзаллый", - дип билгеләп үткән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев