Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коткаручылар юка бозның куркыныч булуы турында искә төшерде

Социаль челтәрләрдә юка боз өстеннән тимераякта, мотоциклларда һәм велосипедларда шуучы экстремаллар турында бик күп кадрлар барлыкка килде.

Казанлыларның юка боздагы матур трюклары коткаручыларны шаккаттырды. Бүген алар халыкка ашыгыч рәвештә мөрәҗәгать итте – боз өстендәге уеннарны онытып торырга туры киләчәк.

Әйтик, күңелле шуу боз астына төшеп киткән кыз өчен чак кына фаҗига белән тәмамланмый калды. Бәхеткә, аны тартып чыгара алдылар. Ләкин ролик героинясы үзе бөтен ситуацияне аңламый иде бугай.

Боз астына китүчеләрне чыгару өчен коткаручыларның бары тик санаулы минутлары гына бар. Бозлы су, су асты агымы һәм кышкы кием - болар барысы да кешене төпкә таба тарта. Шуңа да сак булырга, нагып җитмәгән боз өстенә чыкмаска киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев