Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Корбан ите кайнаган суны түгәргә ярыймы? (Сорау-җавап)

«Ислам динендә исрафны өнәп бетермиләр. Табибларыбыз еш кына майлы ризыктан тыелырган куша. Итле аш пешергәндә дә, беренче кайнап чыккан шулпаны түгәргә диләр. Корбан итен дә шулай иткән чак була бит. Бу гөнаһ һәм исрафка кермиме? Әлеге сорауга мулла ничек җавап бирер икән», - дип яза редакциябез почтасына Казан шәһәрендә яшәүче...

Расиха ханымның соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.

- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Корбан итенең суын һәм гомумән үзебез ашый алмаган башка ризыкларны хайваннарга бирү хәерлерәк. Хайваннарга бирү мөмкинлеге булмаганда бисмилләһ дип әйтеп, җиргә түгү яхшырак.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев