Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коега төкермә, суын эчәрсең

Бу мәкальне мин безнең үсмер еллар өчен бик тә туры килә, дип саныйм. Әле өйләргә сулар кергәнче, урамга колонкалар куелганчы коеларның халыкка бик күп файдасы, алыштыргысыз су чыганагы булып саналган кадерле вакытлары бар иде.

Без үскәндә һәрбер гаиләдә дүрттән дә ким бала юк иде, халык мал-туарын да күпләп асрый, мунчасын да еш яга, шуңа да төп су чыганагы кое булды. Кое, диюгә, «Ялла» төркеме җырлый торган «Учкудук-три колодца» - җыры искә төшә. Безнең якта яшәүчеләрне дә су белән өч кое тәэмин итеп торды, беренчесе Әминә апа «давыл», икенчесе Сабитов Рәшит абыйлар коесы, өченчесе Гыйләҗев Юныс абыйларныкы иде. Бер коеның суы бетсә, күп су алганлыктан кайсының юшкыны да чыга башлый иде, икенчесенә бара идек. Юлым шул якларга төшсә, әле дә көянтә-чиләк белән су ташыган коеларны эзлим. Күбесенең инде урыны да калмаган, диярлек. Узган җәйдә, Бакча урамындагы матурлап эшләнгән коены күргәч, озаклап карап тордым.

Билгеле, инде, кемнәр эшләде икән, бик матур булган бу, диеп сораштырып та алдым. Шул урамда яшәүче, алтын куллы егетләр Фәим Гарипов белән Радик Тимершиннар булып чыкты. Суын алучылар булмаса да, авылның йөзен искә төшереп торучы коелар саклансын иде!

Розалия Ибрагимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев