Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көн дәвамында Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә

Синоптиклар аерым районнарда боз яву ихтималын җиткерә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көн дәвамында республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Синоптиклар бүген аерым районнарда яшен булу һәм боз яву ихтималы турында да кисәтә. Көндез җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитеп көчәюе мөмкин.

Татарстанда көндез максималь һава температурасы - +21..+26 градус булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев