Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көмешкә сатып, байыйбыз, дип уйлаучылар ялгыша

Халык, нигездә, хатын-кызлар, якыннарының ничек түбән тәгәрәвен күреп, көмешкә сатучылардан зарлана. Көмешкә Яшел Үзән төбәгендә яшәүчеләр арасында бик популяр эчемлек. Аны сатучылар йорты сукмагына үлән үстермиләр. Аеруча төнлә һәм иртәнге якларда, кибетләр ябык вакытта.

Ярты литр көмешкә өчен 100дән алып 250 сумга кадәр сорыйлар. Составында этил спирты булган сыеклыкны саткан өчен админис­т­ратив штраф бәясе дә артык зур түгел - өчтән алып биш мең сумга кадәр.
Көмешкә сатучыны белеп, аны ачыклау бик катлаулы чара. Тотылмас өчен сатучылар нәрсәгә генә бармый: көмешкәне икенче каттан бау белән төшерә, ишекне дә билгеле бер кешеләргә генә, билгеле бер сигналга гына ача.
Шулай булса да, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге белән берлектә гыйн­вар аенда гына да көмешкә сатучы 13 очракны ачыклады. Законсыз әйләнештән 9 литр суррогат алынды. Көмешкә сатучыларга карата ТР административ хокук бозулар турында кодексның 2.8 маддәсе буенча беркетмә төзелде.
Рифат Сөнгатуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге начальнигы
- Авылларда көмешкә сатучылардан зарланып, бик күп газета укучылар шалтырата. Хәзер, кибетләрдә спиртлы эчемлекләр кыйммәтләнә барган заманда, бу «бизнес» тагын баш калкытып ята. Авыл җирендә, кеше кешене уч табанындагы кебек белгәндә, бу начар шөгыльнең чәчәк атуы аеруча кызганыч. Укучыларыбыз (ни кызганыч, фамилияләрен күрсәтмәүләрен үтенеп кенә үз фикерләрен белдерделәр) бу турыда нәрсә уйлый?
Алсу, 62 яшь:
- Безнең авылда көмешкә сатучы ике генә кеше бар. Икесен дә авыл башлыгы белә. Кибеттә дә алкашлар эчә торган фанфурик­ларны саталар. Авыл башлыгының моңа күз йомуы безне бик гаҗәп­ләндерә.
Гузәлия, 51 яшь:
-Мин авылга кайтып кына йөрим. Көмешкә сатучылар турында бу араларда ишеткәнем юк. Әмма элегрәк, шуны эчеп авылда берничә кеше үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X