Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Китте дә ... югалмады

Туган якка кайттым әле менә, Урамнарны кат-кат урадым. Бала-чагым йөрде арттан калмый, Авыл хәтеренә уралып.

«Яшел Үзән» гәҗитенең
Укып барам яңасын.
Сезнең чыккан һәр язмагыз
Ача йөрәк ярасын.
Киттегез дә югалдыгыз
Нократ Аланнарына.
Искән җилләр сезне эзли
Күгеш далаларында.
Гармун тартып җырлап узган
Кичләр Сезнең күңелдә.
Истән чыкмый тар басмалы
Кер чайкаган инеш бүген дә.
Нократ ягы яшел бишек,
Челтерәп ага сулары.
Аккан сулар әйтә сыман
Сезнең матур уйларны.
Күгеш - Шөн, Шөн - Күгеш,
Алышынды язмышлар.
Сезнең шигырь юлларына
Салынган бу сагышлар.
Матур булса да торган җир,
Сагындыра торган җир.
«Яшел Үзән» битләрендә
Көтә сине туган ил.
Бу шигырем газета битләрендә даими басылып килә торган күп язмалар авторы, укытучым, якташым Нократ Аланы районы Урта Шөн авылында яшәп иҗат итүче Дамира апа Әмирхановага сәлам булып ирешсен.
Олы яшьтә булуына карамастан, ерак араларны якын итеп, Дамира апа Күгеш мәктәбендә классташлар очрашуын оештыр­ды. Бу очрашу мәктәпне тәмамлауга 70 ел узуга багышланган иде. Очрашуны Дамира апа зур әзерлек белән бик күркәм итеп оештырды.
Әлбәттә, бу очрашуда укытучылары Әминә апа Фазлуллинага багышланган шигырь дә яңгырады һәм аңа матур чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Сабакташлары Дамира апага бик рәхмәтле булып калдылар. Күп еллар узуга карамастан, алар элемтәдә торалар.
Дамира апага киләчәктә дә саулык-сәламәтлек теләп, матур язмаларын «Яшел Үзән» битләрендә көтеп калабыз.
Рәмзия Низамиева.
Күгеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X