Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киптерелгән алма турында

Кипкән алмада кальций, калий, тимер, натрий, фосфор, йод, күкерт һәм молибден бар.

Кипкән алма файдалы бактерияләрнең артуына ярдәм итә.
Кипкән алма хәтерне һәм акыл сәләтен яхшырта.
Көненә берничә кисәк ашау да картлыктагы акыл зәгыйфьлеге һәм хәтер югалту куркынычын киметә.
Кипкән алма матдәләр алмашын яхшыр­та.
Кипкән алма төрле онкологик авырулардан профилактик чара булып тора.
Алма рак метастазы үсүенә каршылык тудыра.
Кипкән алма ашкайнату һәм эчәклек эшчәнлеген яхшырта.
Кипкән алма кан басымы түбән һәм кан тамырлары каты булганда уңай йогынты ясый, чөнки ул - көчле кан чистарткыч.
Кипкән алма күз, тире, чәч һәм тырнакларны ныгыту өчен һәм шулай ук нерв характерындагы авыруларга дәва буларак та файдалы.
Кипкән алма - түбән гликемик индекслы (ашаганнан соң ризыкның кандагы глюкозага йогынтысы) продукт.
Кипкән алманы чипсы һәм сохарилар урынына да ашарга ярый - әлеге табигый продуктта калория дә азрак.
Кипкән алманы камыр ризыклары пешергәндә дә рәхәтләнеп кулланырга була.
Калориялеге: 100 граммга 253 Ккал
ӘММА! Шикәр авыруы яки симерү куркынычы янаган кешеләргә сак булу киңәш ителә - кипкән алма андыйларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Фото:yandex.ru/images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев