Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Килешүгә белми кул куйсаң

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы физик мөмкинлекләре чикле Г. Һәм Б.ның «ИК «ТФБ Финанс» ЧҖҖ һәм «Татфондбанк» ПАҖ хокукларыбызны бозды дигән мөрәҗәгате буенча тикшерү уздыра.

Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыклана, Г. белән Б. «Татфондбанк»ка акча салган була. Банкка акча салу турындагы килешү вакыты чыккач, «Татфондбанк»ка киләләр, аларга биредә «ИК «ТФБ Финанс» ширкәте белән ышанычлы идарә итү турындагы килешүгә кул куюны мәҗбүр итәләр. Һәм аларга «ИК «ТФБ Финанс»ка акчаларын күчерү турындагы гаризага да кул куярга кушалар. Ә клиент­ның акчалары икенче бер юридик зат - «ИК «ТФБ Финанс»ка, монда дәүләт иминлеге дә юк, күчерүләре турында әйтмиләр. Г. белән Б. бу акчаларын «Татфондбанк»ка, югарырак процентка салабыз диеп уйлый.
РФ Гражданлык кодексының 178нче маддәсе нигезендә, ялгышып, кеше йогынтысы нәтиҗәсендә ясалган килешүне суд дөрес түгел дип танырга мөмкин. Әгәр дә бу ялгышу зур әһәмияткә ия булса.
Югарыда әйтелгәннәрне исәптә тотып, Яшел Үзән шәһәр прокуроры Казанның Вахитов район судына Г. Һәм Б. хокукларын яклап, килешүне дөрес түгел дип тануны сорап, гариза юллады. Вахитов район суды прокурор гаризасын канәгатьләндерде. Карар әлегә законлы көченә кермәде.
Ленар Хәйруллин,
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев