Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кидең өскә соры шинельне

Тиздән илебез халкы ил сагында торучы, көчен дә, җанын да Илне сакларга бирүче - ил алдында изге бурычларын үтәргә ант иткән - Кызыл Армия, Совет Армиясе, Ватанны саклаучылар көненә 100 тула.

Кидең өскә соры шинельне,
Саклар өчен Туган илеңне.
Ил өчен утка кердең Син,
Ярты дөньяны гиздең Син!
Дан сиңа, дан! Совет солдаты!
Никадәр буын шушы җыр­ны җырлады, рухланды, горурланды! Мәктәп балалары авылга солдат хезмәтен үтәп кайткан абыйларына сокланды, аларга охшарга тырышты. Солдат бүреген, фуражкаларын, кительләрен, матрос киемнәре - бескозыркаларын киеп, үзләрен олы бурыч үтәү хезмәтенә күңел белән хәзерләнде. Патриотик рухта ил чиген саклаучылар булырга, тизрәк үсеп Армиягә китәргә хыялландылар. Бу бүген дә шулай!
Илебез чикләрен саклап, ил өчен җанын фида кылган никадәр авылдашларыбыз! Аларның исемнәре мәңгелек. Бүгенге тормышыбызда яшәүгә без (Бакырчылардан 190лап кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан) авылдашларыбызга бурычлы. Алар алдында баш иябез.
Безнең авылда гомер-гомергә солдатка озату - авылның горурлыгы. Әти-әниләргә баласын аерып чит җирләргә чыгарып җибәрү никадәр кыен булмасын, бу зур горурлык. Ил сакларлык уллар үстергән Аналар - бик күпләр, рәхмәт аларга.
Бакырчының урамнары
Себермичә дә такыр.
Бакырчының егетләре
Себер китсә дә кайтыр! - дип җырлап, чиккән, истәлеккә бирелгән кулъяулыкларын болгый-болгый, авылның һәр урамын, һәр тыкрыгын карап үтеп, авылдашлар белән сау­буллашып зур төркем белән үтәләр бездә егетләр. Өйдән чыкканда, әти-әни хәер-догасын алып, бу нигезгә исән-сау әйләнеп кайтырга сүз биреп, онга кулын тыгып, биш бармагының онлы эзләрен матчага калдырып, чыгып китәләр өйдән. Авыл читендә авыл картлары, юл догаларын укып, тәкбир әйтеп озаталар. Күздән югалганчы машина башында армиягә китүче егет авылга карап, авылдашларына кулъяулык болгый. Якыннары, яшьтәш егетләре военкоматка кадәр озаталар.
Кайларда гына хезмәт итмәде Бакырчы егетләре! Сугыштан соңгы елларда (сугыш бетсә дә) шул җирләрдә хезмәт иттеләр. Япон чиген дә, Кытай чиген дә сакладылар. Германиядә, Польшада да, гомумән Совет сугышчысы азат иткән бик күп илләрдә.
СССРның һәр республикасында булды, солдат хезмәтен үтәде бакырчылар. Коры җирдә дә, флотта да, һава десантында да.
Германиядә - Вәкилов Наил, Рәхимов Кәлимулла, Гарифуллин Тәфкил, Гатауллин Айрат һ.б.;
Польшада - Исмәгыйлев Хәмзә, Хәмитов Идрис, һ.б.; Әрмәнстанда - Сафиуллин Тәлгать, Нигъмәтуллин Рухулла, һ.б.; Әзербайҗанда - Арсланов Илгиз, Әхмәтшин Ильяс; Монголиядә - Бәхтия­ров Шамил, Үзбәкстанда - Әхмәтшин Әнәс, Үзбәкстанның Учкудук рудникларында Гыйр­фанов Хәмбәл хезмәт итте. Казахстанда хезмәт итү генә түгел, казах далаларында иген дә икте, сукты Исмәгыйлев Хәлим белән Бәхтияров Рухуллалар.
Бакырчылар Себердә генә түгел, ил чиге Камчаткада да хезмәт иттеләр - Хәмитов Ильяс.
Тын океан, Балтыйк, Кара диңгез, Ак диңгез, Төньяк диңгезен иңләгән матросларыбыз - Гатаулин Гафур, Хәйруллин Самат, Гатауллин Хәниф, Хәмитов Хамиз, Сафиуллин Җәүдәт һ.б. Латвиядә Бәхтияров Рафикъ, Бәхтияров Рәшит, Сәлахиев һ.б. Сугыштан соңгы елларда Донбасс шахталарында, Кузбасста, Уралда эшләгән шахтерларыбыз: Сабиров Габдулла, Сибгатуллин Салават, Зарипов Нуретдин, Яруллин Мөнир, Рафиков Габдулла, Шәмсетдинов Мансур абыйлар. Урыннары җәннәттә булсын.
Советлар Союзының төрле төзелешләрендә хезмәт иткән, фидакарь ир-егетләребезне санап бетерерлек түгел.
Солдат - ил чиген генә түгел, үзенә тиешле, антына тугры булып, кая җибәрсәләр, шунда баручы ул. Үзбәкстанда хезмәт иткәндә Әфган сугышы башланып, энем Зәйнуллин Зәбихулла шунда беренчеләрдән булып хезмәт итте. Илебездә тыныч булганда да, сугыш мәхшәрен күрергә туры килде аңа һәм башка авылдашларга.
Әфганстанда авылыбыздан Бәхтияров Навил, Шәрәфетдинов Илсур, Нигъмәтҗанов Хәниф һәм Әнәс, Фәхретдинов Әнәс, Низамов Тәлгать һ.б. хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайттылар.
Илебезнең һәр почмагында иң авыр хезмәтләрдә, төзелешләрдә, газ-нефть чыгару өлкәләрендә дә авылдашларыбыз - ир-егетләребезнең өлеше бар. 50-60 градус салкыннарда Төмән өлкәсе Сургут шәһәрендә яшәп, газ-нефть ятмаларын чыгаруда катнашкан авылдаш егетләребез Зәйнуллин Хәбибулла, Бикмуллин Гумәр, Бәхтияровлар Навил, Шамил, Рафикъ, Низамов Фәргатьләрне олы хөрмәт белән искә алабыз. Бәхтияровлар Рафикъ, Шамил, Навил, Әлфияләрнең авылны төзекләндерү, зират, мәчетләренә ярдәмнәренә Бакырчы халкы олы рәхмәтле.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев