Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кызның ир-атларны аяктан ега торган иң көчле коралы нәрсә?

Илдар Сәлахиев, Мулла Иле авылы җирлеге башлыгы:

– Көчле корал, иң беренче, күзләре дияр идем. Серле, төпсез, акыллы күзләрдән бар дөньяңны онытырга мөмкинсең. Шул ук вакытта хатын-кыз сүзе белән дә аяктан ега ала. Монысы беренче күрешүдә. Ә болай, ихлас яратуы дип уйлыйм.


Камил Сәетов, Яшел Үзән:
– Күз карашы һәм чибәрлек! Серле итеп карый белгән гүзәл затны күрсәм, егылам да китәм инде! Шуңа ияреп җир читләренә кадәр барырга әзер булам, күкрәктә күбәләкләр лепердәшә башлый.

Үзе белән таныштырасы килмәгән ир:
– Мине екса, табигый, чамалы гына тулышып торган, тотарлык нәрсәсе булган, күкрәкле ханым егачак. Яратмыйм, Илсөя Бәдретдинова җырындагы «кырыклы такталар»ны һәм килолап бизәнеп йөрүчеләрне! Алайса урамда танышкан чибәр туташ, өйгә кайтып, битен югач, күңелне кайтарган чаклар да булгалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев