Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халыкара инвалидлар көнендә «Уңайлы мохит» тоталь тесты үткәреләчәк

Пәнҗешәмбе, 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә инклюзив аралашу күнекмәләре һәм һәркем файдалана алырлык мохит оештыру темасына «Уңайлы мохит» гомумроссия иҗтимагый онлайн-акциясе узачак.

Тест россиялеләрнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары һәм ихтыяҗлары, алар белән аралашу этикасы турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттырырга тиеш.

Ирекле тест барлык теләүчеләр өчен үткәрелә. Быел, хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары вәкилләре һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен төп тоталь тесттан тыш, мәктәп укучылары өчен дә аерым тест узачак. Акция 3 декабрьдә 8:30да - укучылар өчен һәм өлкәннәр өчен - 10:00 сәгатьтә башлана.

Катнашу өчен https://edu.rirportal.ru/total-test/ сайтында теркәлергә кирәк. Теркәлгәннән соң шәхси кабинетка сылтама киләчәк, аның буенча 3 декабрьдә тест узарга мөмкин булачак. 2019 елда тестта илнең 72 субъектыннан 14 меңнән артык кеше катнашты.

Проектны гамәлгә ашыручы Гомумроссия милли фронты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев