Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КЕШЕЛӘРНЕ КОТКАРУ – ХОББИ

Никита Решетов Васильевоның Карасиха күленнән ике батучы пенсионер ханымны коткарган.

Узган атнада күл буенда йөрүче Никита ярдәм сорап кычкыручыларны ишеткәч, ярдан 3 метр ераклыкта өлкән яшьтәге батучы ханымны күреп ала. Озак уйлап тормый, суга сикерә. Аны коткаргач, ул суда тагын бер әби барлыгын белә. Егет кабат суга сикерә, бу урында күлнең тирәнлеге 2-2,5 метр була. 
-Ул инде мине дә үзе белән суга өстери башлады. Тик мин үз көчемә ышандым, - дип сөйли Никита. 
Соңрак билгеле булганча, әбиләр Карасиха күле буендагы сукмактан барганда исерек хәлдә булган ир-атны күрә һәм аңа торырга ярдәм итәргә тели. Тик ул елгага егыла, үзе белән әбиләрне дә өстери. Коткаручы егет ике ханымны да чыгаргач, медикларны һәм коткаручыларны чакыра. Казаннан килгән водолазлар төркеме ир-атның гәүдәсен тапмый. 
Сүз уңаеннан, бу якташыбызның берече батырлыгы гына түгел. 2013 елда Никита бер хатын-кызны янгыннан коткарган була.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Житель Васильево Спас жизнь пенсионерам