Кеше эзлиләр
Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге 2017 елның 8 апрелендә балыкка чыгып китеп, кире өенә әйләнеп кайтмаган 1983 елның 10 мартында туган Яшел Үзәндә яшәүче Руслан Рәшит улы Җаппаровны эзли.
Билгеләре: буе 176 сантиметр, уртача гәүдәле, чәче кыска, кара-коңгырт төстә, күзләре кара, аяк киеме 43нче үлчәмдә.
Аерым билгеләре: ике тезендә дә йолдыз, ашык сөягендә тәре формасында татуировкасы, кулбашларында пешүдән соңгы җөйләре бар.
Киемнәре: көрән төстәге термобельедан, ак йон оекбаштан, "хаки" төсендәге синтепон штаннан, курткасы зәңгәр капюшонлы, аяк киеме яшел төстә "пробкадан", өстән плащ-"дождевик" кигән булырга мөмкин. Муенында кулонына мәчет төшерелгән көмеш чылбыр киелгән.
Бу кеше турында белүчеләрнең (8-84371) 4-47-09, 4-35-22, 02 телефоннары аша шалтыратулары сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев