Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Күңелле селфи» җиңүчеләре билгеле

Апрель урталарында "Күңелле селфи" дип исемләнгән фотосурәтләр бәйгесе игълан иткән идек. Әллә вакытыгыз бик тыгыз булды, әллә матур кадрларыгыз белән уртаклашасыгыз килмәде - әлеге конкурста бик активлар гына катнашты.

Аның каравы тавыш бирү бик җанлы барды. Һәм кагыйдәләрне төгәл үтәдегез дип әйтәсе килә. Һәр фото үзенчә матур, күңелле мизгелләрегезне чагылдыра. Шулай да бәйгенең җиңүчеләре дә булырга тиеш. Тааадам, беренче урынны - Бакырчы авылыннан "Ханымнар" бию коллетивы яулады, икенчедә Әйшәдән - Эльмира Шиһапова, өченче урында - Яшел Үзәннән Гүзәлия Хәсәнова. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!! Активлык күрсәтеп, бәйгедә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Ә инде Бакырчының гүзәл ханымнарына редакция исеменнән баллы бүләк - торт. Бергәләшеп, тәмләп чәй эчерсез дип ышанып калабыз. Ә ике катнашучыбызга газетада котлау бирү өчен 500 сумга сертификат бирәбез. Бүләкләрне эш көннәрендә редакциядән килеп алуыгызны көтеп калабыз.

Сүз уңаеннан, "Әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр" бәйгесе җиңүчеләре - Олы Ачасырдан Равил Кадыйров, Мулла Иленнән Фәнис Сәйфетдинов, Күгештән Илдар Нигъмәтҗанов иде. Җиңүчеләрне, газетада котлау бирү өчен 1000 сумга сертификат, редакциядә хуҗаларын көтә. Якыннарыгызны истәлекле көндә котлау өчен менә дигән мөмкинлек бит бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев