Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Хәзер безнең халык Тутанхамон дәвереннән калган сүзләрне казып чыгарды. Бу телне аңлап булыр өчен сүзлекләр чыгарырга кирәк.

Бу телдәге сүзләр белән  стена календарьлары, брошюралар, кечкенә газеталар тулды. Кирәкми безгә авызны җимереп, күзне акайтып әйтерлек сүзләр!  Без утынны –  утын,  тимерне –тимер, сандугачны сандугач дип әйтергә күнеккән. Әле җитмәсә, урысларны татар теленә өйрәтергә маташабыз. Хәзер үзебез чын татар телен онытып барабыз, алар да «тутанхамонча» сөйләшергә өйрәнә алмас! Чикне үтеп китәргә ярамый, ишетсен колагыгыз, милләттәшләр!

***

ТР Сәламәтлек саклау министры Яшел Үзәнне беренче бишлектә күрәсем килә дигән. Хөрмәтле министр, сезнең теләгегезгә без биш куллап риза. Тәртип урнашсын иде инде ул дәваханә, поликлиникаларда. Авыру кешенең табибка күренергә өч сәгать ярым чиратта утыруын, иртән кан бирү өчен сират күпере узуын берничек тә аңлатып булмый. Бездә кайчан кеше кадере акчадан өстен булыр икән?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X