Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кече Шырдан йортларын талап йөрүче тотылган

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы Азат Йөзкәевкә (фамилиясе үзгәртелде) карата гаепләүне раслады һәм ачылган җинаять эшен судка җибәрде.

Кече Шырдан зур авыл саналмаса да, йортлар саны җитәрлек һәм аның күбесендә халык җәй көне генә яши. Авыл яшәү өчен бик уңайлы булса да, «дачниклар авылы» булып кала бирә. Шуңа күрә буш торган йортлар кеше малы белән җиңел генә баючыларны үзенә бик нык җәлеп итә.

Әлеге Йөзкәев җинаятьләренең башы 2015 елның гыйнварына барып тоташа. Шушы елның декабрендә ул Кече Шырдан авылында Шәйдуллиннарның 64нче йортына керә һәм 4 789 сумлык бензопиланы һәм 4 666 сумлык триммерны урлап чыга. Эзенә төшүче булмагач, тагын да зуррак табыш алу максаты белән «Пасека-2» бакчачылык җәмгыятендәге Хәмзиннар йортыннан 800 сумлык «Самсунг» телевизорын алып чыга. Прокуратура хезмәткәрләре белдергәнчә, 2016 елда аның исеменнән кылынган җинаятьләр ачыкланмаган. Шулай да Кече Шырдан йортларындагы байлык аны гел кызыктырып тора күрәсең, ул ел башында берничә йортны таларга җөрьәт итә. Фәизовлар йортыннан хуҗалык өчен кирәк булган әйберләрне - латун һәм электр самоварларын, үтүкне урлый, хәтта биш чиләкне, ике кәстрүлне дә алырга онытмый. Шул ук урамдагы Фәизоваларның хәтта алюмин кашыкларын, иләк-чиләкләрен җыеп чыга, электр чыбыкларын салдыра. Гобәйдуллинаның 46нчы йортына зур өметләр белән керсә дә, кызыгырлык әйбер тапмый. Бер көн генә шулай йортларга кереп йөрсә, бер хәл. Юк, ул кабат-кабат шул Кече Шырданга килә. 28 гыйнварда Вахитов урамындагы 52нче йортны баса. Анда да өч чиләктән башка кызыгырлык әйбер тапмый. Ә менә февраль башында шул авылның шул урамындагы Дорсманнар йортыннан кер юу машинасының двигателен урлап чыга, электр чыбыкларын салдыра.

Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев белдерүенчә, 45 яшьлек Йөзкәев үзенең гаебен танымый. Хәзергә ул беркая да чыгып йөри алмый, өендә генә утыра. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Радик Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X