Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кече Ачасырда яңа мәчеткә нигез ташы салынды

Татар авылларына килеп кергәч, күңелне якты бер хис биләп ала: шау чәчәктә утырган гөлләре белән балкып торган тәрәзәләр, чиста-матур урамнар, тирә-якка нур сибеп утырган мәчет - һәммәсе күңелгә якын, кадерле. Аллаһка тапшырдым, дип эш башларга өйрәнгән мөселман халкы үз авылында азан тавышы ишетүгә сөенеп яшәгән. Заманында Кече авылда да мәчет...

Туган авылында Аллаһ йорты булдыру турында, хәзерге вакытта Норлат авылында хезмәт куюына карамастан, туган авылы дип җан атып яшәүче Гыйсмәтуллин Фәрит Равил улы да хыяллана. Шушы изге теләкне авыл халкы хуплап, 30 нчы апрельдә Кече Ачасыр авылында мәчетнең элеккеге урынына нигез салынды. Зур бәйрәмгә әйләнде бу вакыйга. Яше-карты, кайткан кунаклар шунда җыелды. Менә Коръән укыдылар, дога кылдылар. Изге эш башлануга шатлану-сөенү һәр кеше йөзендә күренде. Бу эштән беркем дә читтә калмый. Фәрит Равил улы оештыру эшләренең күп өлешен үз өстенә алган. Кем ничек булыша ала, шулай ярдәм итә. Әйткәнемчә, хәзерге көндә ир-атлар көче белән мәчет салына башлады. Матди чыгымнар алда әле. Әгәр дә авылдашларыбыз, якташларыбыз ярдәм күрсәтсәләр, без бик рәхмәтле булыр идек. Барыбызның да күңелендә иман яши бит. Мәчет - һәр авылның яшәү учагы ул. Мәчет ачу - бер нәрсә, аны һәрвакыт ачык тоту - тагын да зуррак эш. Аларның максаты бер - кешеләргә иман, игелек җиткерү. Ул - яшьләрдә намуслылык, игелеклелек тәрбияләү. Киләчәк буыннар да яхшы тәрбия алырга тиеш.
Алдагы көннәребез иман нурларына күмелсен, моңлы азан тавышы, изге дога булып, күңелләребезгә иңсен. Амин.
Гөлнара Хәйруллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев