Казанда "Үлемсез полк" йөрешендә 120 мең кеше катнашты
Маршрут Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамын иңли, 2 км тәшкил итә.
Казанда "Үлемсез полк" йөрешендә 120 меңгә якын кеше катнашты, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Казан мэриясендә.
Исегезгә төшерәбез, "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар, Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан әби-бабаларының портретларын тотып, Казанның Карл Маркс урамыннан Менъеллык мәйданына таба юл тоттылар. Акция сәгать 15тә башланды. Маршрут Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамын иңли, 2 км тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев