Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда Конфедерацияләр Кубогында эшләгән медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Татарстан башкаласы медицина хезмәткәрләренә уеннарны уңышлы үткәрүдәге активлык өчен Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылды. (Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Медицина оешмалары һәм дәвалау-профилактика учреждениеләре хезмәткәрләрен Казанда узган Конфедерацияләр Кубогы матчларында катнашулары уңаеннан бүләкләделәр, дип хәбәр ителә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән. Ведомство башлыгы Гадел Вафин, коллегаларына яхшы оештырылган медицина ярдәме...

Татарстан башкаласы медицина хезмәткәрләренә уеннарны уңышлы үткәрүдәге активлык өчен Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылды. (Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Медицина оешмалары һәм дәвалау-профилактика учреждениеләре хезмәткәрләрен Казанда узган Конфедерацияләр Кубогы матчларында катнашулары уңаеннан бүләкләделәр, дип хәбәр ителә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән. Ведомство башлыгы Гадел Вафин, коллегаларына яхшы оештырылган медицина ярдәме белән тәэмин иткән өчен рәхмәтен белдереп, ил күләмендәге узган әлеге спорт чарасының Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсе өчен тагын бер зур тәҗрибә булуын билгеләп үткән. Бүләкләү тантанасында FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогының Казандагы баш табибы Арслан Вәлиев катнашкан. Татарстан башкаласы медицина хезмәткәрләренә Конфедерацияләр Кубогы уеннарын уңышлы үткәрүдәге җаваплылык һәм һөнәри осталык өчен Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев