Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каюм Насыйрига багышланган төбәкара бәйге башланды

Кече Шырдан авылы халкы авылдашлары Каюм Насыйри белән нык горурлана, һәм соңгы елларда аның исемен, халык өчен куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өстендә эшли башлады. Шул максаттан «Каюм Насыйри туган җирен торгызу» фонды тарафыннан Каюм Насыйри һәм аның әдәби мирасына багышланган II төбәкара бәйге үткәрелә.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнә. Беренче номинация - К.Насыйри һәм туган авылына багышлап катнашучы үзе иҗат иткән шигырьләр бәйгесе булса, икенче номинация - К.Насыйриның әдәби әсәрләрен иң оста укучыны бәяләргә дип җибәрелгән видеоязмалар бәйгесе. Бәйгенең тулы нигезнамәсе «Вконтакте» сайтының Кече Шырдан авылы төркеменә эленгән. Быелгысы бәйгенең үзенчәлеге шунда, мәктәп укучылары үзара ярышкан арада, олылар да үз көчләрен сынап карый алачак (яшь арасы 12 дән 17 кадәр һәм 18 яшьтән олыраклар).
Бәйге читтән торып уза, әмма җиңүчеләр К.Насыйриның 192 еллыгына багышланган кичәгә Кече Шырдан авылына чакырылып бүләкләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев